Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Вируслар иярмәсен өчен, смартфонны ничек чистартырга?

Әгәр кеше вируслы өслеккә орынган булса, алар кулланучы кулыннан гаджетка күчә ала.

Яңа типтагы Covid-19 коронавирусын ияртмәс өчен, смартфоннарны да чистартып тору кирәк. Моның өчен этил һәм изопропил спирты, водород перекисе һәм натрий гипохлориты кулланырга була.

Гаджетны чистарту өчен алдагы исемлектән иң яхшысы - изопропил спирты. Этанол һәм водород перекисе смартфон өслеген бозарга да мөмкин. 

«Изопропанолның оптималь концентрациясе — 70–80 %. Аннан да чистарак спирт бик тиз парга әйләнә, нәтиҗәле итеп чистарту өчен дезинфекцияли торган эремә өслектә бер минут чамасы булырга тиеш. Концентрация азрак булган саен, эффект та кимрәк була», — дип сөйли аналитиклар.

Антисептикларны смартфонның тишекләренә кертә күрмәгез. Мамык дискны эремә белән чылатып, гаджетны сөртү хәерле.

Фото: http://pixabay.com

Чыганак:  https://intertat.tatar/news/questions_answers/28-03-2020/viruslar-iyarm-sen-chen-smartfonny-nichek-chistartyrga-5732191

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев