Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Виноград тышындагы ак элпә зыянлымы?

Ак элпә - табигый саклагыч ул, виноградның кайбер сортлары үзеннән-үзе балавыз бүлеп чыгара һәм шул матдә элпә булып ята.

Виноград җимешләре тышы ак элпә белән капланган булырга мөмкин. Күпләр аны химикатлар, гөмбә авырулары яки башка куркыныч дип уйлый. Роскачество белгечләре ул хакта аңлатма бирә.

Кабыгы ак элпә белән капланган виноградны алырга курыкмагыз. Бу — табигый саклагыч — балавыз катламы. Мондый элпә виноградның кайсыбер аерым сортларында була. Ак элпә булса, виноградны бер савыттан икенчесенә кабат-кабат күчермәгәннәр, озак сакламаганнар дигән сүз. Бу — үзенә күрә бер сыйфат билгесе.

Виноградны да, башка яшелчәләрне, җиләк-җимешләрне төрле химикатлар кулланып үстерәләр. Корткычларны бетерү өчен агулар да, ашламалар да файдаланалар. Технологияләрне истә тотып кулланганда, бу химикатлар тулысынча таркалып бетә, кеше сәламәтлеге өчен зыянлы булмый.

Гөмбә һәм күгәрек, черек авырулары булмасын өчен, виноградны күкерт диоксиды белән эшкәртәләр. Дөрес кулланганда, аның зыяны булмый. Кибет киштәсенә килеп җиткәнче, җиләк-җимешкә сыйфат турында сертификат алалар, әгәр начар булса — аңа мондый белешмә бирелми.

Ак элпәсе булган виноградны ашар алдыннан гына юарга кирәк, юылган виноградны озак сакларга ярамый. Чөнки табигый саклавыч беткәч, җимешләр тиз бозыла.

Әгәр барлык кагыйдәләр дә үтәлсә, виноградны сигез атнага кадәр саклап була. Өйдә аны суыткычта саклау хәерле, виноград янында исле ризыклар тотмагыз, ул башка исләрне үзенә яхшы сеңдерә, диелә хәбәрдә.

Фото: pixabay.com

Чыганак:  https://intertat.tatar/news/questions_answers/20-10-2020/vinograd-tyshyndagy-ak-elp-zyyanlymy-5779085

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев