Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Ватык телефоннан котылып буламы?

Кибеттән сатып алынган товарның сыйфатсыз булуы ачыкланганда, үзеңнең хокукларыңны ничек якларга, гаделлеккә ничек ирешергә? Кулланучы соравына Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре җавап бирә.

Сорау: Кәрәзле телефонымны гарантия остаханәсенә бирдем. Аны 45 көн ремонтладылар. Алырга баргач, тикшереп карадым – эшләми. “Тагын ремонтларбыз”, – диделәр. Тик мин, аннан баш тартып, акчамны кире аласым килә. Моны ничек эшләргә?

Җавап: Бер еллык гарантия срогы әле чыкмаган, ә товар ремонтта 45 көннән артык булса, сез үзегез хәл итәргә хокуклы: ремонтны дәвам итәргәме, сатып алу-сату килешүен өзәргәме. Беренче юлны сайласагыз, неустойка түләүне таләп итә аласыз. Ул ремонтның 46нчы көненнән башлап, ремонттагы һәр көн өчен товар бәясенең 1 процентын тәшкил итә.

Сатып алу-сату килешүен өзәргә теләсәгез, таләбегезне язмача формада рәсмиләштерегез, товарның кайда булуын күрсәтегез. Дәгъваны сатучыга тапшырыгыз, аны кабул иткән хезмәткәрнең дәгъваның икенчесе нөсхәсенә дә имза куюын таләп итегез. Бу сезнең дәгъваны кабул итү көнен раслар өчен кирәк. Сезгә акчаны кайтарып бирүдән баш тарта алмыйлар, чөнки 45 көн дәвамында бетерелмәгән җитешсезлек – җитди, ә товар сыйфатсыз дип санала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев