Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Валчыклы алма бәлеше

Сургутта яшәүче Гөлчәчәк Фәтхуловадан валчыклы алма бәлеше рецептын тәкъдим итәбез.

Камыр өчен:
-250 гр. он;
-100 гр. ак май ;
-2 аш кашыгы шикәр комы ;
-2 чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч ;
-2 аш кашыгы салкын су

Эчлек өчен:
4-5 алма ;
- 2-3 аш кашыгы джем



Башта майны он белән уабыз. Шикәр комы, камыр көпшәкләндергеч кушабыз. Салкын су өстәп, валчыкларны шар рәвешенә китерәбез. Камырны икегә бүләбез. Бер кисәген – суыткычның өске өлешенә, икенчесен аскы өлешенә (морозильникка) 30 минутка куеп алабыз. Таба төбенә уасы камыр зуррак булырга тиеш. Суыткычның өске өлешендә торган камырны табага җәябез. Өстенә кыргыч аша чыгарылган алманы джем белән болгатып салабыз. Эчлек таба кырына ук җәелми, таба кырыннан бер-ике сантиметр кала. Өстенә икенче өлеш камырны кыргыч аша чыгарып салып, кызган мичкә пешерергә куябыз.

30 минут чамасы пешерәбез. Суынгач, чәй янына бирәбез!

Тәмле булсын!

Фото https://intertat.tatar/ash-su/valchykly-alma-b-leshe-pesher

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев