Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Уңыш китерүче 5 файдалы гадәт

    Уңыш китерүче берничә киңәш

    1. Бәхетнең акча белән үлчәнмәгәнен онытмагыз.  

    Уңышсыз кешеләр генә  тормыш матурлыгын күреп яшәү урынына  һәрвакыт  кесә янчыкларын  калынайту хакында уйлый.  

     

    2. Карарларны тиз арада кабул итегез. 

    Яратмаган эш, уңайсыз шартлар, күңелгә охшамаган кешеләр белән аралашу,  киләчәксез мөнәсәбәтләрне  өзмәс өчен мең төрле сәбәп табарга була.  Уңышлы кешеләр бар да җайланыр әле дип кул кушырып утырмыйлар.  Вәзгыятьне үз файдасына үзгәртү өчен барлык көчләрен куялар.  

     

    3. Вак-төяккә зарланмагыз.

    Язмышның яраткан кешеләре бервакытта да әйләнә-тирәгә үзенең уңышсызлыгы  хакында  сөйләми. Киресенчә, һәрбер очракның уңай ягын табып, файда алырга тырыша. 

     

    4. Эшегезне яратыгыз.

    Психологлар әйүенчә, яратмаган эш икән, зур хезмәт хакы да бәхетле итә алмаячак. Моннан кала  тиз алҗаячаксыз, стресслар да көттермәячәк. Күңелгә охшаган эш – уңайлы тормыш. 

     

    5. Үзегезне башкалар белән чагыштырмагыз. 

    Бәхетле кешеләр бервакытта да үзләрен башкалар белән чагыштырмый. Бигрәк тә әйләнә-тирәдәгеләрнең уңышына көнләшми.  Үзегезне яратырга өйрәнегез. Шәхси  теләкләрегезгә колак салыгыз. Шул вакытта гына  тормышыгыз яхшы якка үзгәрер. 


    Фото: pixabay.com

    Чыганак:  http://syuyumbike.ru/news/belmesen-bel/uysh-kiterche-5-faydaly-gadt

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: