Урамдагы бәдрәф исләнмәсен өчен нишләргә?
Тиздән бакча сезоны ачыла.
Урамдагы бәдрәфтән сасы ис килмәсен өчен ысул киңәшләр сайтында чыкты.
Аеруча җәен эссе вакытта бәдрәфтә төрле микроорганизмнар җыелып ята, алар сасы ис чыгуга сәбәп була. Моннан котылу өчен эремә рецепты:
100 грамм сода,
150 грамм тимер купоросы,
5 литр су.
Шушы әйберләрне кушып, яхшылап болгатырга һәм бәдрәф тишегенә салырга. Бу сыеклык бөтен микроорганизмнарны үтереп бетерә. 24 сәгатьтән соң сасы ис турында онытырга була, диелә хәбәрдә.
Фото: pixabay.com
Чыганак: интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев