Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Унитаздагы начар исне ничек бетерергә?

Өйдән озак вакытта чыгып китеп, кире кайткач, кухня һәм ваннада сасы ис килгәнен күпләр сизгәне бардыр. Бу канализация һәм торгын су исе.

Өйдән озак вакытта чыгып китеп, кире кайткач, кухня һәм ваннада сасы ис килгәнен күпләр сизгәне бардыр. Бу канализация һәм торгын су исе. Еш кына раковинадагы сифон эчендәге су парга әверелеп бетә һәм торбалардагы сасы ис өйгә чыга. Моны булдырмас өчен үсемлек мае ярдәм итә. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Өйдән озакка чыгып киткәндә, раковинага һәм унитазга бераз үсемлек мае салып калдырырга кирәк. Су өслегендәге май катламы парга әверелүне булдырмый, бактерияләр һәм микроблар исә майда «тоткынлыкта» була, алар үрчи алмый һәм аннары май белән бергә канализациягә агып китә.

Атнасына 1-2 тапкыр өй җыештырганда, тукыманы бераз май белән чылатып, ваннадагы краннарны сөртеп алырга була. Шулай иткәч, аларга судагы юшкын — известь ябышып катмый. Краннар да, душтагы сусипкеч тә чиста булып, озаграк ялтырап тора.


Фото: pixabay.com

Чыганак:  http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/unitazdagy-nachar-isne-nichek-betererg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев