Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Уч төпләре кызару нинди авыру турында кисәтә?

Бавыр авырулары хәлсезлек, арыганлык аша да беленергә мөмкин.

Британия табиблары уч төпләре кызару бавыр авырулары турында кисәтүен ачыклаган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Уч төбе кызару бавырда цирроз булуын аңлатырга мөмкин.

Бавыр белән җитди проблемалар булуын башка билгеләр дә күрсәтә. Алар арасында хәлсезлек, тиз ару, тиз кызып китүчәнлек, йокы бозылу, борын, теш казналыгы канау, сару кайнау, аппетит бетү, ябыгу бар.

Тиредә кычыну, кан тамырлары йолдызчыклары барлыкка килсә, күзләрнең агы, күз алмасы саргайса да бавыр авырту ихтимал. Әгәр шундый билгеләр сизсәгез, хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Бавыр циррозы алкогольне күп куллану, вируслы B, С, D гепатитлары, паразитар инфекцияләре аркасында башлануы ихтимал. Сирәк очракта үт юллары авырулары, йөрәк җитешсезлеге, төрле химикатлар һәм дарулар белән агулану, матдәләр алмашы бозылудан да барлыкка килергә мөмкин, диелә хәбәрдә.

Фото:  pixabay.com

Чыганак:  https://intertat.tatar/news/questions_answers/09-03-2021/uch-t-pl-re-kyzaru-nindi-avyru-turynda-kis-t-5811317

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев