Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Тырнакка карап, онкологик авыру булуын билгеләргә мөмкинме?

Хирург-онколог тырнакларны гель лак белән буяу онкологик авыруларга китерергә мөмкин, дип билгеләп үтте.

Хирург-онколог Михаил Мяснянкин «Бишенче канал» белән әңгәмә вакытында тырнакка карап онкологик авыруның барлыгын ачыкларга мөмкин булуын әйтте.

Ул билгеләп үткәнчә, яман шеш, чынлыкта, тырнактан күренә. Онкология булса, тырнакта төрле төстәге буй сызыклар күренә. Төсе көрәннән алып, карага кадәр. Алар берән-сәрән генә дә, күп тә булырга мөмкин.

Шулай ук табиб тырнакларның сынуына, йомшак булуына да игътибар итәргә кушты. Тырнак астында кан җыелып, кызылрак төскә керсә, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, диде белгеч.

Әгәр тырнактагы «гөмбә» авыруын озак вакыт дәвалап булмаса, шулай ук табиб белән киңәшләшергә кирәк булуын искә төшерде.

Онколог тырнакларны шеллак яисә гель лак белән буяуны да хупламый. Чөнки аларны ультрашәмәхә лампалар белән киптерәләр. Ә әлеге лампалар, үз чиратында, инде булган авыруга йогынты ясарга һәм онкологик авыруларга китерергә мөмкин, дип билгеләп үтте ул. Шуңа күрә Мяснянкин ультрашәмәхә лампа кулланырга кирәк булмаган лакларны сайларга киңәш итте.

Югарыда санап үтелгән барлык билгеләр, табиб ассызыклаганча, меланомага карый. Меланома — мәкерле авыру, шуңа да әлеге авыру булганда һәрвакыт пигмент булачак дигән сүз түгел, диде белгеч.

Фото:  pixabay.com

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/28-09-2020/tyrnakka-karap-onkologik-avyru-buluyn-bilgel-rg-m-mkinme-5774567

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X