Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Тузганак күплеккә зарланмагыз, салат итеп ашагыз!

Бакчаларыбызны тузганак баса, дип зарланучылар күпме арагызда, дуслар? Һич тә зарланмагыз! Тузганак бик файдалы үлән ул. Аны көн саен салат итеп ашасаң, бихисап авырулардан котылырга мөмкин икән.

Табиблар тузганакны каны нормадан куе булган кешеләргә тәкъдим итә. Кан сыеклата торган үзлеккә ия булганлыктан, ул кан тамырларын тромб барлыкка килүдән саклый. Моның өчен үләннең яшь яфракларыннан салат ясап ашарга кирәк.

Тамырларыннан төнәтмә ясыйлар: киптерелгән бер аш кашыгы тузганак тамырын әле генә кайнап чыккан 200 мл су белән термоста бер сәгать төнәтергә, аннан яхшылап сөзәргә, шуны көнгә 3-4 тапкыр ашарга 15 минут кала стаканның өчтән бер өлеше күләмендә эчәргә кирәк. Дәвалану курсы 20 көн. Аннары 20 көн тәнәфес. Һәм яңадан түбәндәге схема белән дәвалануны дәвам итәргә: 20 көн эчәргә — 10 көн тәнәфес, шул рәвеш­ле 3 ай дәваланырга. Тузганак бавырны дәвалау һәм канда холестеринны киметү өчен дә бик файдалы икән.

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/tuzganak-k-plekk-zarlanmagyz-salat-itep-ashagyz/

Фотоhttps://pixabay.com/r

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев