Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Тузаннан котылу чарасы бар! Аны үзебез ясыйбыз!

    Хатын-кызның бөтен гомере тузан белән көрәшеп уза инде аның. Тузаннан арыну өчен сезгә бер киңәш тәкъдим итәбез

    Яңа гына өйне җыештырып, бар җирне ялтыратып чыгасың, ә икенче көнне инде шкаф өсләренә янә тузан утыра... Кыскасы, очсыз-кырыйсыз көрәш. Менә бу өйдә эшләнгән чара сезгә тузаннан аз булса да котылып торырга ярдәм итәр.

     Үзегез күрерсез, аны ясауның бер авырлыгы юк: нибары 3 ингредиент кирәк.

    Ә өстенлекләре байтак:

    * ул кыймммәт тормый, һәрхәлдә, сез кибеттән сатып алган чаралардан күпкә арзанга чыга;

    * аны ясау бик тиз;

     * аның белән сөрткәннән соң, өй җиһазлары өстендә бернинди эз дә калмый; * агачтан эшләнгән өй җиһазларында гел бармак эзе калып аптырата, ә бу чара белән ул эзләрдән котылу бик җиңел.

    Аны ясау өчен түбәндәгеләр кирәк:

    * 1 стакан су;

    * 1/4 стакан уксус;

    * 1 аш кашыгы зәйтүн мае.

    * сиптерә торган шешә

    * микрофибрдан ясалган салфетка

    Ничек ясарга: Әгәр кемдер уксус исен яратмый икән, борчылмасын, аның исе бик тиз очып бетәчәк: бүлмәне җыештырганнан соң ярты сәгать узгач, сез бу исне инде сизмәячәксез. Юк, ул миңа барыбер ошамый дип әйтәсез икән, хуш ис килеп торсын өчен 10 гына тамчы берәр төрле эфир мае кушарга була (лимон да ярый, әфлисун да – үзегез сайлагыз). Бөтен санаган ингредиентларны шешәгә салып бутагыз, аннан салфеткага агызыгыз һәм җиһазлар өстен сөртегез. Май судан һәм уксустан тиз аерыла, шуңа күрә шешәне әледән-әле бутап торырга кирәк.

    Фото: pixabay.com

    Чыганак: http://syuyumbike.ru/news/belms-bel/tuzannan-kotylu-charasy-bar-any-zebez-yasyybyz

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: