Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Туңдыргыч стеналарына боз катмасын өчен нишләргә?

Ноу-фрост системасы булмаган суыткычларны даими рәвештә сүндереп эретеп алырга кирәк.

Төн буена суыткыч эретеп, аннары суын җыеп утыру - ялыктыргыч эш. Туңдыргыч стеналарына боз катмасын, эреткәндә боз тизрәк эресен өчен берничә ысул бар.

Кайнар су салынган пластик шешә суыткычны тизрәк эретә. Тагын да тизләтер өчен, берничә шешә куярга була.

Кайнар сулы пульверизатор да тизрәк эретергә булыша. Бозлы стеналарга кайнар су сиптереп чыгыгыз.

Туңдыргыч тулысынча боздан арынгач, коры стеналарга глицерин сөртегез. Моны мамык диск ярдәмендә эшләргә кирәк. Шуннан соң туңдыргыч стеналарына боз акрынрак ката.

Туңдыргычка куйганда, савыт өсте ачык булса да, боз тиз ката. Шуңа күрә савытлар тыгызлап ябылган булсын, әйберләрне пластик контейнерга салып куегыз.

Туңдыргычның герметиклыгын тикшерегез. Ишеккә кәгазь кыстырып калдырыгыз да ябыгыз. Әгәр кәгазьне тартып алып булса, туңдыргыч ишегенең герметиклыгы бозылган дигән сүз. Шуңа күрә эчтә боз бик тиз ката. Мастер чакырып, резинкасын яңартыгыз.

Туңдыргычны тиз эретү өчен ишеген ачыгыз да каршысына вентилятор куегыз. Фен да кулланып була. Боз бик тиз эреп бетәр.

Фото: yandex.ru

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/27-08-2020/tu-dyrgych-stenalaryna-boz-katmasyn-chen-nishl-rg-5765835

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев