Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Төш күрер өчен ничек йокларга?

Салкынча һавада йокы тирән була.

Британия табибы Каран Радж каты итеп йоклау һәм төшләр күрү өчен киңәшләрен бирде. Моның өчен йокы бүлмәсендә салкынча һава булырга тиеш. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Табиб сүзләренчә, салкынча булганда, мелатонин матдәсе яхшырак барлыкка килә. Мелатонин йокы сыйфаты өчен җавап бирә, шулай ук ул картаюны акрынайта торган гормон булып санала.

Йокыга китү өчен организмга тән температурасын киметергә кирәк. Салкынча бүлмәдә бу табигый рәвештә була, кеше тизрәк йокыга китә һәм каты итеп йоклый.

Салкынча һавада йоклауның тагын бер өстенлеге — төшләр күрү. Баш мие тән температурасын төшерү өчен вакыт һәм көчен сарыф итмәгәч, ул тизрәк ял итә башлый, тирән йокыга тала.

«Салкын бүлмәдә йоклау метаболизмны да яхшырта», — ди табиб.

Салкында йоклаганда соры май микъдары арта, бу организмда кәүсә күзәнәкләре эшләү өчен кирәк. Сорый май холестерин һәм глюкоза микъдарын да көйли, диелә хәбәрдә.

Фото: pixabay.com

Чыганак: интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев