Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Тәрәзә челтәрләрен ничек ап-ак итәргә

Баулы хуҗабикәләренә саргайган тәрәзә челтәрләрен ап-ак юарга киңәш тәкъдим итәбез

Тоз. Челтәрне тоз һәм кер порошогы эремәсенә (1 литр суга 1әр чәй кашыгы исәбеннән) салып, 4–8 сәгать тотарга. Шуннан соң машинада «деликатный режим»га куеп юарга һәм тоз эремәсендә чайкап алырга.

Крахмал.Челтәрне гадәттәгечә юганнан соң бәрәңге крахмалы эремәсендә (2 литр кайнар суга 1 аш кашыгы исәбеннән) 2–6 сәгать тотарга. Шуннан, чайкамыйча һәм сыкмыйча гына, элеп киптерергә.

Нашатырь һәм водород перекисе.  Салкын суга нашатырь спирты (3 литр суга 1 чәй кашыгы) һәм 3 процентлы водород перекисе (3 литр суга 1 аш кашыгы) салып болгатырга. Челтәрне югач, шушы эремәгә салырга. Ярты сәгать узгач, чайкарга.  Бигрәк тә табигый тукымалардан эшләнгән челтәр өчен бик әйбәт ысул.

 Фото: pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев