Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Төрле йолдызлыкта туганнар генераль уборканы ничек ясый?

Өйне төрлебез төрлечә җыештыра. Моңа гадәт кенә түгел, кайсы йолдызлыкта тууыбыз да тәэсир итә икән.

Кучкар

Үзенә хас тәвәккәллек белән, кучкар бөтен фатирны җыештыра башлый: идәннәрне юа, тәрәзәләрне юа, кер уа... Бер сәгатьтән аларның энтузиазмы бетәчәк. Тормышында тагын да мөһимрәк максатлар табылачак. Ә җыелган чүп-чар элеккеге урында калачак.

 

Үгезбозау

Әлеге йолдызлыкта туучылар өчен почмактагы чүп-чар – йортың тотрыклыгына турыдан-туры һөҗүм итү һәм аның иртәгәсе көнгә ышанычын бозу. Диванда бераз ялкауланып утыргач, үзгезбозау теләр-теләмәс кенә торып, чүпне җыеп алачак. Шуның белән аның хезмәттәге батырлыклары тәмамланыр, мөгаен.

 

Игезәкләр

Акыл сатарга яраткан игезәкләргә өйне җыештыру турында исенә төшергәч, бик күп яңа кызыклы фактлар белерсез: тузан каян чыга, моңа кем гаепле, аның белән Яңа Зеландиядә ничек көрәшәләр... Боларның барысы турында да сөйләр, әмма үз бүлмәсен җыештыру турында онытыр.

 

Кысла

Күзләренә ышанмаячак! Кысла фатирындагы чүп-чар – гадәттән тыш хәл. Шулай да, өендәге тәртипсезлеккә гаепле булмаса да, бик җентекләп җыештырачак. Чүп яткан почмагын гына түгел, фатирының һәр квадрат сантиметрын.

 

Арыслан

Эшкә керешкәнче тирә-ягын бәялиячәк: бүлмәдә тамашачылар җитәрлекме? Игътибар үзәгендә булуын аңлагач, бик җәһәт кенә җыештыра башлаячак. Тәнкыйтьчеләрнең югары бәяләмәсен көтеп ялыккач, демонстратив рәвештә чүп-чар түгәргә чыгып китәчәк.

 

Сөмбелә

Футбол кырын күз алдыгызга китерегез дә уртага Сөмбеләне куегыз. Куйдыгызмы? Әлеге йолдызлыкта туганнар тирә-ягында менә шушының кадәр мәйданда чисталык булачак. Анда бер чүп кисәге дә юк һәм булмаячак та.

 

Үлчәү

Ул тәртипсезлеккә ишарә булуга тиз арада бар нәрсәне тәртипкә китерә. Әмма ярты сәгатьтән үк бардак билгеләре күренәчәк. Бу үлчәүләрнең фәлсәфәсенә туры да килә: чүп-чар, көнкүреш, җыештыру – болар Космос масштабында бик кечкенә һәм әһәмиятсез әйберләр.

 

Чаян

Өйдә чүп күрә икән, аны гаилә әгъзаларының кайсы ыргытты микән дип шикләнә башлый. Дедуктив метод кулланып, кем булулын ачыкларга тырыша. Гаеплене табачак һәм җыештырырга мәҗбүр итә.

 

Укчы

Өй җыештыру белән үзе шөгыльләнәчәк. Әлбәттә, аңа өй җыештырырга кирәк димәсәләр. Укчы, үзе белән идарә иткәннне күралмый. Җыештыруыннан канәгать калмаса, «генераль уборка» башлаячак.

 

Кәҗәмөгез

Кәҗәмөгез йолдызлыгында туучылар өйне җыештыру буенча уникаль системага гына эшләп чыгармыйлар, хәтта чүп-чар килеп чыкмасын өчен махсус система да ясыйлар. Бөтенләйгә!

 

Сукояр

Ул чүп күрми. Аның урынына кызыклы китап, шәп музыка белән иске касеталар, коллаж ясар өчен рухландырган гадәти булмаган әйберләр күрер.

 

Балыклар

Оялып кына, мөлаеп елмаеп, чиләк белән мунчаланы икенче яртысына тоттырыр.

Фото: /pixabay.com

Чыганак:  http://syuyumbike.ru/news/belms-bel/trle-yoldyzlykta-tugannar-general-uborkany-nichek-yasyy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев