Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Тозлы кәбестәнең файдасы

Тозлы кәбестәнең суы да файдалы

Германия белгечләре иммунитетны ныгыту мәсьәләсендә урыс традицион кухнясына игътибар итәргә киңәш итә. Алар бигрәк тә тозлы кәбестәне һәм аның суын аерып күрсәтә.

Экспертлар билгеләп үткәнчә, бу ризык файдалы матдәләргә һәм С витаминына бик бай. Шулай ук ул антиоксидант үзлегенә ия. Бу хакта “Focus” порталы хәбәр итә.

Кәбестәдә кан куелыгы өчен җавап бирүче К витамины һәм нерв системасының сәламәтлегенә уңай йогынты ясаучы В12 витамины бар. Тозлы кәбестә составына керүче минераль матдәләр йөрәк эшчәнлеген стимуллаштыра һәм кан басымын җайлый.

Элегрәк телетапшырулар алып баручы һәм доктор Александр Мясников брокколи һәм фасольне яман шештән саклаучы яшелчәләр дип атаган иде. Ул яшелчәләр куллануның файдасы турында искәртте.

Фото: pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев