Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Төнлә уянмыйча йоклар өчен нишләргә?

Йоклаганда канда шикәр күләме кими, адреналин бүленеп чыгарга мөмкин.

Һиндстан диетологы Пуджа Махиджа (Pooja Makhija) төнлә тынычлап, уянмыйча йоклау өчен киңәш бирде. Бу турыда «Лента.ру» хәбәр итте.

Белгеч сүзләренчә, йокы белән проблемаларның бер өлеше канда шикәр микъдары төшү белән бәйле. Бу очракта канга адреналин һәм кортизол матдәләре бүленеп чыга. Мелатонин — йокы гормоны дәрәҗәсе кими һәм кеше вакытыннан алда уяна.

Махиджа бу хәлне булдырмас өчен киңәш бирә. Моның өчен йокларга бер сәгать алдан бер уч чикләвек ашарга кирәк, ди ул.

Миндаль чикләвегендә булган триптофан аминокислотасы мелатонин ясалуга ярдәм итә. Анда магний күп, магний исә йокының сыйфатын яхшырта, диелә бу хәбәрдә.

Чыганак: http://pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев