Тәндәге миң кайчан куркыныч тудыра?
Табиб аны кайсы очракта алдырырга кирәклеген аңлатты.
Медицина фәннәре докторы, профессор, “СМ-клиника” үзәгенең баш онкологы Александр Серяков меланома — үлем куркынычы булган онкологик чирнең үсүенә китерергә мөмкин булган миңнәрне алдыру өчен сәбәбләрен атады. Аның сүзләрен “Sputnik” басмасы китерә.
Табиб искә төшергәнчә, күп кенә миңнәр (невуслар) — тире яман шешенә әверелми. Әмма, Серяков аңлатуынча, тәндәге миңнәрнең торышын һәм аларның үзгәрешен күзәтеп тору бик мөһим.
Онколог миңнәрнең кайчан куркыныч тудыру билгеләрен санап чыкты. Әгәр миңдә җәрәхәт барлыкка килсә, ә аның янында чәч коелса, табибка күренергә ашыгыгыз. Моннан тыш, миң үсә башласа, формасын үзгәртә, кабарып китсә, аны алдырырга кирәк.
“Бу үзгәрешләрнең теләсә кайсысы сагайтырга тиеш. Бу очракта табибка барырга кирәк, ул пациент белән бергә потенциаль куркыныч тудыручы миңне алдыру турында карар кабул итәргә тиеш. Әгәр моны эшләмәсәң, күпмедер вакыттан соң ул меланомага әйләнергә мөмкин", – дип кисәтә Серяков.
Фото: pexels.com
Чыганак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев