Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Тәмле чөгендер

Кызыл чөгендердән тәмле рецепт

Чөгендернең кабыгын әрчеп, ярым боҗралап 1 см калынлыкта кисеп чыгарга. Чөгендер зур булса, ярым боҗралап та, дүрткә бүлеп тә кисергә була. Табага пергамент кәгазе җәеп чөгендерләрне тезеп чыгарга. Өсләрен майларга яисә кискәннән соң май салып барысын бергә болгатырга гына да була. 200 гр җылытылган мичтә 20 минут пешерергә. Аннан соң чөгендерләрнең икенче ягын әйләндереп тагын 10-15 минут пешерергә. Пешеп чыкканнан соң савытка алып куярга. Аерым савытта маринад әзерләргә.

 

Маринад әзерләү өчен кирәк булачак:

1) сыек май,

2) сарымсак,

3) итальян тәмләткече,

4) тоз,

5) лимон суы,

6) петрушка.

Барлык әйберләрне дә чама белән генә салырга. Аерым савытка бераз сыек май, вак угычтан уылган сарымсак, итальян тәмләткече, тоз, әз генә лимон суы, петрушка турап барысын бергә болгатырга һәм чөгендерләр өстенә салып болгатып куярга. Өстен каплап 30 минутка холодильникка куярга яисә төнгә калдырырга була, тагын да тәмле булып сеңеп торачак.

Әгәр чөгендерләрне мичкә тыкканда майламыйча тыксагыз кибеп китә, бераз озаграк та тотсагыз тәмле генә чөгендер чипсысы була. Кетер-кетер ашарга тәмле.

 

 Чыганак:  http://atnya-rt.ru/news/tmle-bulsyn/tmle-chgender

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X