Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Тәмәке тарту, аракы эчүдән дә яманрак 5 гадәт

Кешенең сәламәтлегенә иң зур тәэсир иткән нәрсә – аның яшәү рәвеше диләр. Белгечләр фикеренчә, безнең авыру-авырмавыбыз 75 процентка шуңа бәйләнгән.

Күпләр сәламәтлекне какшата торган зыянлы гадәтләрнең ни икәнен, әлбәттә,  белә. Гомерне озынайту, чирләргә каршы тору өчен тәмәке тарту, аракы эчү, артык майлы ризыклар ашаудан тыелу кирәк дип саныйбыз. Әмма беренче карашка гап-гади тоелган кайбер гадәтләр кайчакта күбрәк зыян салырга да мөмкин икән. Бигрәк тә менә түбәндәгеләр:
Аз хәрәкәтләнү
Гомернең байтак өлешен утырып үткәрәбез хәзер. Өйдә дә утырабыз, эштә дә. Канада галимнәре тикшеренүләре буенча, эчәклекләрдә яман шеш авыруы килеп чыгуның сәбәбе булып та аз хәрәкәтләнү тора икән.
Мондый куркыныч нәтиҗәләрне читләтеп узу өчен һәр сәгать саен кечкенә генә тәнәфескә туктап, гимнастика ясап алырга тәкъдим итәләр. Иртәнге гимнастиканы ясарга, кичен исә урамда йөреп керергә, күбрәк җәяү йөрергә тырышырга кирәк.  
Ит һәм сырны күп ашау
Терлек аксымында IGF-1 гормоны күп. Ул исә яман шеш күзәнәкләренең үсүенә китерә. Ит ризыкларын үсемлек аксымы, мәсәлән, чикләвекләр белән алыштырырга да мөмкин. Бу очракта, организм үзенә кирәкле аминокислоталарны барыбер ала, шул ук вакытта яман шеш белән чирләп китү ихтималы да кими.
Кухняга газ плитәсе урнаштыру
Газ плитәсендә әзерләнгән ризыкны ашаганда, теләсәк-теләмәсәк тә, формальдегид һәм азот белән дә «сыйланырга» мәҗбүрбез. (Болар тәмәке тартучыга, гадәттә, тәмәке төтен белән керә). Әмма бу проблеманы чишү авыр түгел – кухняга «вытяжка» урнаштыру да җитә. 
Солярийга күп йөрү
Солярийга даими йөрү тәндәге яман шеш авырулары килеп чыгуны ике мәртәбәгә арттыра. Хәтта аның белән чагыштырганда тәмәке дә үпкәгә моның кадәр начар тәэсир итми.  
Йокы туймау
Туйганчы йокламау, көнгә фильтрсыз 20 сигарета тартуга тиң. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, аз йоклауның организм өчен зыяны әйтеп бетергесез зур.  
8 сәгатьтән дә аз йокламаска тырышыгыз. Йокы бүлмәсендә караңгы һәм җиләс булсын – шул очракта йокыгыз тирәнрәк булыр.  

http://syuyumbike.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев