Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Үтүкне ничек чистартырга?

Үтүкнең табанын һәм резервуарын чистартуның берничә ысулы бар.

1. Тоз. Кәгазьгә тигез итеп тоз җәегез. Карасы беткәнче, кайнар үтүк белән үтүкләгез.
2. Парафин.
Парафин шәмне киҗе-мамык тукыма белән төрегез. Кайнар үтүк табанын шул шәм белән ышкыгыз. Эрегән шәм агып төшкәндә караны ала. Моны эшләр алдыннан үтүк астына берничә кат газета җәяргә кирәк. Әмма сак булыгыз - эрегән шәм үтүкнең тишекләренә кереп калып, соңыннан киемнәрегезне бозмасын. 
3. Водород перекисе. Мамык тампон яки чүпрәк кисәген 3 процентлы водород перекисе эремәсендә чылатып, салкын үтүк табанын шуның белән чистартыгыз.
4. Уксус.
Салкын үтүк табанын уксуста чылатылган тампон белән ышкыгыз. Нык янган булса, уксусга бергә бер исәбеннән нашатырь спирты кушарга була. Алай да чистармаса, чүпрәкне уксуста чылатып, үтүк табанына берничә сәгатькә куеп калдырыгыз. Аннары караны губка яки йомшак щетка белән чистартыгыз.
5. Аш тозы.
Стакандагы суга берничә кашык сода салып эретегез һәм салкын үтүк табанын шушы эремә белән чистартыгыз. 
6. Лак алыр өчен кулланыла торган сыеклык.
Әгәр үтүккә полиэтилен ябышкан булса, аны лакны ала торган сыеклык ярдәмендә куптарып була. Әмма бу сыеклыкны үтүкнең пластмасса өлешләренә тидермәгез - зыян килүе бар.
Үтүкне чистарту өчен наждак, пычак һәм башка шундый җиһазлар кулланмагыз.


Ә иң мөһиме - үтүкне дөрес куллану. Үтүк табаны каралмасын өчен дөрес режимда үтүкләгез. Йоннан тегелгән киемнәрне марля аша үтүкләгез. 

Үтүкне юшкыннан ничек чистартырга?
Үтүк парны начар бирә, киемдә җирән таплар калдыра башласа, димәк, юшкын калган. Үтүктәге юшкынны өч төрле ысул белән чистартып була.
1. Инструкцияне укыгыз. Кайбер үтүкләрдә үзләрен үзләре чистарту функциясе бар. Алгоритмы бик гади. Үтүккә сыйган кадәр су салына. Температура иң кайнар режимга куела. Үтүкне җылытасы һәм суытасы, тагын җылытасы. Үтүкне раковина өстенә китереп, "үз үзен чистарту" төймәсенә басарга кирәк. Үтүк табанындагы тишекләрдән юшкын чыгарга тиеш. Аннары үтүкне чиста су белән берничә тапкыр юарга кирәк.

2. Лимон кислотасы. Бер чәй кашыгы (20–30 грамм) лимон кислотасын бер стакан суда эретегез һәм үтүккә салыгыз. Үтүкне иң югары температурага кадәр җылытыгыз, нык кына селкеткәләгез һәм пар җибәрү кнопкасына басыгыз. Бу процедураны эшләгәндә сак булыгыз - пар белән бергә юшкын да чыгачак. Соңыннан резервуарны һәм үтүк табанын юыгыз.

3. Газлы минераль су.
Лимон кислотасы эремәсе урынына газлы минераль су салыгыз.
Процедурасы шул ук.
Фото http://kaifovo.info

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/copayjavap/t-kne-nichek-chistartyrga/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев