Тиз тозлана торган кыяр рецепты тәкъдим итәбез
Бүген “Әгерҗе хәбәрләре“ район газетасының баш бухгалтеры Вәзирә ханым Чураева без – хезмәттәшләрен тиз тозлана торган кыяр белән сыйлады.
- Кичтән тозлаган идем, иртәнгә әзер дә булды. Кетердәп тора, бик тәмле, – дип һәрберебезгә өләшеп чыкты ул.
Бер кәстрүл кыярны ялт иттереп куйганыбызны сизмәдек тә. Чынлап та, кыяр телне йотарлык тәмле булган. Сез дә тозлап карагыз әле, хөрмәтле хуҗабикәләр. 10-12 сәгать эчендә әзер була “малосольный“ кыярлар.
Өч литрлы кәстрүлнең төбенә укроп, чия, карлыган яфраклары, сарымсак салып башлары киселгән кыярларны тутырасың. Өстенә 2 аш кашыгы тоз салып кайнап чыккан су коясың. Өстенә капкач ябып авыр әйбер белән бастырып куясың. Кыярларыгыз тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев