Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Терекөмешле градусник ватылса...

Градусник, яисә башка терекөмешле прибор ватылса, паникага бирелергә ашыкмагыз. Сабыр гына түбәндәге киңәшләрне үтәгез:

* Градусник ватылган бүлмәдән кешеләрне, йорт хайваннарын чыгарыгыз.

* Һава керсен һәм бинадагы температура кимесен өчен тәрәзәләрне ачыгыз (фатирда җылы булган саен, металлның парлануы активрак бара).

* Кулга резина перчаткалар киеп, йөзне битлек белән каплап, пумала яисә җиңелчә генә юешләнгән гәзит белән терекөмешне җыеп алыгыз, иң вак шарларны лейкопластырь яисә скотч ярдәмендә җыярга мөмкин. Юеш чүпрәк белән җыярга кирәкми, чөнки ул металлның парлануын арттыра.

* Җыелган терекөмешне сулы савытка салыгыз һәм тыгыз итеп ябыгыз. Су терекөмеш парланмасын өчен кирәк. Савытны чүп савытына, унитазга ташламагыз һәм урамга да түкмәгез!

* Терекөмеш таралган урынны марганцовка эремәсе белән юып алыгыз. Берәр сәгатьтән сабынлы-содалы эремә (40 грамм хуҗалык сабыны һәм 50 грамм азык содасын бер литр суда эретергә) белән юыгыз.

* Бер тәүлек бу бүлмәгә кермәскә тырышыгыз. Аннары исә идәнне су белән юарга була.

* Терекөмешне җыйганнан соң, махсус үзәккә алып барырга кирәк. Аның адресын Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк буенча Баш идарәсеннән (МЧС) белешеп була.

Терекөмешнең кечкенә дозасы да көчле агулануга, хәтта үлемгә китерергә мөмкин. Нәкъ шуңа күрә хәвефсезлек таләпләрен үтәп, тиз һәм оператив эш итү мөһим.

Фото: pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев