Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Теплицаны кышка әзерләү

    Теплицаны дезифекцияләп, юып, чистартып, туфрагына ашлама кертеп, казып калдырырга кирәк.

        Теплица җирен казып, үсемлек калдыкларын җыеп ташларга кирәк. Аларда фитофора булырга мөмкин.

        Гөмбәләрдән, күгәректән, корткычлардан дезинфекция ясагыз.

        Аннары туфракның өске 10-15 см чамасы катламын алып ташлагыз. Аны бакчага түтәлләргә салырга була. Теплицага уңдырышлы туфрак өстәгез. Теплица туфрагын 4-5 елга бер тапкыр тулысынча алмаштырырга кирәк.

        Туфракны бакыр купоросы белән эшкәртегез. Аннары компост, тирес, пычкы чүбе кушып, яхшылап казыгыз.

        Теплица каркасында пленка булса, аны киптереп җыеп куярга кирәк. Теплица ачык калса, кышын кар аны дымга туендыра.

        Пыяла теплицаны ике яктан да юып чистартыгыз, дезинфекцияләгез.

        Парник һәм теплица каркасларын известь яки хлорлы известь белән агартыгыз.

    Фото: pixabay.com

    Чыганак: интертат

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: