Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Теләк-хыялларны ничек чынга ашырырга?

Яңа ел – яңа башлангыч ул. Үзеңнең яңа халәтеңне тояр, аңлар өчен иң кулай вакыт! Декабрь ахыры һәм гыйнвар башы – теләкләр тели торган чак. Тик менә ничек дөрес итеп тели белергә? Хыяллар чынлап та тормышка ашсын өчен нишләргә? Шуның серләре белән уртаклашабыз.

Галәм чынлап торып тормышка ашырырга алына торган идеаль теләк ихлас йөрәктән чыгарга тиеш – моны инде һәркем белә. Тагын әле 10 шарты бар ул тели белеп теләүләрнең:

 

1. «Көч күчәре»н табып, шунда теләк теләргә тырышыгыз. Үзегезне рәхәт хис итә торган, сезнең тоемлау буенча Галәм белән элемтә аеруча көчле тоелган урынны сайлагыз. Шәһәр шау-шуыннан аулакта, табигатьнең матур җирендә булса бик яхшы.

2. Теләкне хәзерге заманда теләгез. Бу трюкны күпләр белми, ләкин ничек кенә булыша әле! Инде тормышка ашкан дип ышанып теләгез. Мәсәлән, «Мин үземнең беренче бестселлерымны яза башларга телим» диясе урынга, «Миллионнар укырлык китап язам» дип әйтегез.

3. Теләкне гадиләштерегез. Катлаулы, озын җөмләле теләкләр буталчык була һәм бик күп шартларны күздә тота. Теләк никадәр гади, аңлаешлы булса, ул шулкадәр тизрәк тормышка да аша.

4. Нәтиҗәсен тоегыз. Теләкләр дөрес булса, аның тормышка ашуы турындагы уйлар сездә дөнья хәтле уңай эмоцияләр уятыр, «алга таба нишләргә?» ише сораулар бөтенләй дә борчымас. Сез бәхетле, балалар кебек шатмы? Бик шәп!

5. Үз мәнфәгатьләрегездән чыгып теләгез. Галәмнән сораганнарыгыз бары сезгә генә кагылышлы булсын. Туганнар, дуслар, яраткан кеше өчен теләк теләмәгез.

6. Бары яхшыны гына теләгез. Карманы начар энергетика белән бозмагыз! Юньсез хезмәттәшегезгә ачуыгыз булса да, негатив уйлардан арынып, үзегез өчен иң яхшысын гына теләгез.

7. Зурдан кубып теләгез. «Никадәр күбрәк теләсәң, шулкадәр күбрәк алырсың» дигән кагыйдә туры килә бу очракта. Тирәннән уйларга һәм иң яхшысы турында хыялланырга кыенсынмагыз. Әйтик, хыялдагы йорт турында теләк телисез икән, уйларыгызда гына булса да шул идеаль йортның хуҗасы булып карагыз! Артык тыйнакланып тормагыз!

8. Теләкләрегез турында беркемгә дә сөйләмәгез. Якыннарыгыз белән бик бүлешәсегез килсә дә, сезнең теләкләр – бары сезнеке генә! Бик шәхси әйбер ул. Күз алдына китерегез, теләгән теләк үзенә энергия туплый, аның турында күбрәк сөйләгән саен көче кими бара.

9. Юклык формасын кулланмагыз. Галәмнән сораганда, уңай раслауларга гына йөз тотыгыз. Мәсәлән, «Мин халык алдында чыгыш ясарга оялмыйм»  дип түгел, «Мин халык алдында чыгыш ясаганда үземне иркен тотам» дип әйтергә кирәк.

10. Теләкләрне җыеп барыгыз. Үзең сораганнарны кәгазьгә язып бару файдалы. Аерым битләргә языгыз да махсус тартмага йә конвертка салып куегыз. Ярты ел йә бер ел үткәч укып карап, никадәр теләкләрегезнең чынга ашуын күреп гаҗәпкә калырсыз.


Фото: /pixabay.com

Чыганак:  http://syuyumbike.ru/news/belms-bel/telk-khyyallarny-nichek-chynga-ashyryrga

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев