Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Тавык түшкәсенең кайсы урынын ашамау хәерле?

Кош-корт үрчеткәндә гормоннар һәм бактериягә каршы препаратлар кулланыла.

Гастроэнтеролог тавыкның күкрәгендә ак итен ашау хәерле дип саный.

Тавыкның күкрәгендәге ак ит диетик санала. Аларны үстергәндә кулланыла торган химик кушылмалар тавыкның күкрәгенә азрак туплана. Кош-корт үрчеткәндә гормоннар һәм бактерияләргә каршы препаратлар кулланалар. Алар тавык түшкәсенең ботларына күбрәк җыела, дип аңлата белгеч.

Аның сүзләренчә, тавыкның ак ите, дуңгыз яки сыер итенә караганда, яхшырак үзләштерелә. Шулай ук кош итендә В төркеме витаминнары да күбрәк була. Салкын тигәндә һәм башка авырулар вакытында тавык шулпасы ашарга киңәш ителә. Кош итендәге В6 витамины иммун системага ярдәм итә, В5 витамины матдәләр алмашында катнаша.

«Тавык ите яхшылап пешкән булырга тиеш. Ярымпешкән тавык итен ашамагыз. Тавыкларда сальмонеллалар була, алар эчәклектә инфекция китереп чыгара. Тавык йомыркасына аллергия булган кешеләргә дә аның итен саклык белән генә ашарга кирәк», — ди табиб.

Фото: /pixabay.com

Чыганак:  https://intertat.tatar/news/questions_answers/26-10-2020/tavyk-t-shk-sene-kaysy-urynyn-ashamau-h-erle-5781019

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев