Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Татлы камырдан балан бәлеше

Камыр белән тәҗрибә ясый торгач, бүген искиткеч тәмле камыр ясадым. Үзем дә бу хәтле үк булыр дип көтмәгән идем, белгән булсам, эчлегенә балан салмаган булыр идем. Коры камырын гына пешереп ашарлык.

Камыр өчен: 50 грамм маргарин, бер уч шикәр комы, 1 йомырка, 2 аш кашыгы каймак, ике аш калагы майонез, 4 аш кашыгы үсемлек мае, бер чеметем тоз, 1 чәй калагы көпшәкләндергеч, чама белән он.

Он өстенә угычтан маргарин, шикәр комы, көпшәкләндергеч салып кул белән удым. Шул масса өстенә калган ингредиентларны салып камыр бастым.

Эчлек өчен: 2,5 чашка (кофе чашкасы) шикәр комы, 1 чашка он, 1 чашка крахмал.

Камырны бик юка итмичә җәеп табага салдым. Камыр өстенә бер кат шикәрле-крахмаллы катнашма, аннары баланны һәм калган кушылманы җәеп бетердем.

Духовкада, 40 минут чамасы пешердем. Ныклап суынып беткәнен көтәргә түземлек җитмәде. Эчлеге катканын көтсәң әйбәт булыр иде дә бит, тизрәк тәмен беләсе килә шул.

Бу камыр кубрәк алма пирогына туры килә, чөнки баланның ачысы камырга "йога".

Автор: Резидә Фәйзуллина

Фото: Резидә Фәйзуллина

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/ash-su/tatly-kamyrdan-balan-b-leshe/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев