Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Татарча окрошка

Иң элек квас әзерләгез. Аннары пешкән йомырка сарысын горчица белән уып ваклагыз да, шикәр комы кушып болгатыгыз. Шуны кваска салып суыткычка куегыз.

Яшел суганны ваклап турагыз. Ә пешкән итне, яшел кыяр, йомырка агын токмачлап турагыз. Барысын бергә кваска салып болгатып, яңадан 30 минут суыткычта тотыгыз. Тәлинкәгә салынган окрошкага туралган укроп сибеп, катык белән бергә табынга куегыз.
Бер өлеш окрошка өчен: 300-350 г квас, 80-100 г пешкән ит, 50 г яшел суган, 50 г кыяр, 1 йомырка, 100 г катык, тоз белән шикәр комы кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ