Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Таплар юкка чыксын өчен

Кием-салымнан тапларны бетерү өчен кыйммәтле порошоклар сатып алу мәҗбүри түгел.

Ике кап водород перекисен һәм бер аш кашыгы соданы тапка сөртегез һәм берничә сәгатьтән киемне юыгыз.

 

Аспиринны ваклап, водород перекисе белән бутагыз һәм тапны шушы катнашма белән эшкәртегез.

 

4 аш кашыгы сода, шул кадәр үк тоз һәм 2 аш кашыгы сабын кирәк булачак. Бу катнашманы да тапка сөртеп, әйберне берничә сәгатькә читкә куеп торыгыз һәм юыгыз.

 

Тоз һәм глицеринны, тигез күләмдә катнаштырып, 15 минутка тапларга сөртү дә файдалы.

 

Бер аш кашыгы нашатырь спиртын бер стакан суда болгатып, тапларны эшкәртү дә нәтиҗәле.

 

Кер юу порошогын аш серкәсе һәм су кушып болгатып, паста рәвешенә кертегез. Аны тапларга сөртеп, 5 минут тотыгыз. Каһвәдән калган таплар юкка чыгар.

 

Ярты литр суга аш кашыгы спирт кушып, керләрне шунда юыгыз һәм салкын суда чайкатыгыз.

 

Үлән табын водород перекисе бетерә. Әмма ак кием өчен моны кулланмагыз.

 

Үлән табын шулай ук нашатырь спирты белән чистартырга мөмкин. Аннары киемне җылы суда юыгыз.

 


Фото: /pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев