Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Табигать дәвалый

    Паразитлардан арынырга булышучы үләннәр күп ул. Белеп җыйсаң, белеп куллансаң, табигать – иң яхшы табиб.

    Ак әрем. Июнь-июль айларында яфракларын, йомшак сабак очларын җыялар.  Дөрес киптерелгән әрем көмеш сыман төстә, көчле исле була. 

    2 аш кашыгы әремгә 200 мл кайнап суынган су коеп, 15 минут «су мунчасы»нда кайнаталар, аннары 45 минут суытып, сөзәләр. Сыгынтыга кабат су өстәп, 200 мл күләменә җиткерәләр. Ашарга 30 минут кала көнгә 3 тапкыр 1/4 стакан эчәләр. Агулы үлән, йөкле ханымнарга аны эчү тыела. 

    Гөлбадран. Су буйларында, юл читләрендә, калкурак урыннарда биек булып үсә торган каты сабаклы үсемлек. Чәчәкләре сабак очындагы сары төймәләрне хәтерләтә.  Дару буларак, чәчәкләрен җыялар.

    1 аш кашыгы гөлбадранга 1 стакан кайнап суынган су салып, 15 минут «су мунчасында» төнәтеп, суыталар, аннары, сөзеп, ашар алдыннан көнгә 3 тапкыр берәр аш кашыгы эчәләр.  Шулай ук агулы үлән, дозаны арттыру хәтәр. 

    Кабак төше. 300 г чистартылган кабак төшен төеп яки иттарткычтан чыгарып, 50-60 г су кушалар. Дәвалана башларга ике көн кала, клизмалар ясап, эчәклекне чистартырга кирәк. Дәваланасы көнне, йокыдан уянуга, 300 г кабак төшен азлап-азлап ашап бетерәсе. 3 сәгатьтән эч йомшарткыч дару эчеп, ярты сәгатьтән клизма куярга кирәк. Организмны бик авыр чыга торган суалчаннардан да арындыра. 

    Канәфер. Аш тәмләткеч сыйфатында кулланылган канәфер чынлыкта бик көчле дару да. Паразитлардан арыну өчен аның төнәтмәсен кулланалар. 

    1 г канәфер порошогына (кофе тарткыч аша чыгарып, үзегез дә ясый аласыз) 100 мл кайнап торган су коеп, 1 сәгать төнәтәләр. Шушыны өчкә бүлеп, ашарга 20 минут кала  өч тапкыр эчәләр. 

    Чабыр үләне. Коры, комлы җирләрдә, тау битләрендә җиргә ятып үсә. Чәчәк ату чоры – майдан сентябрьгә кадәр. Июнь-июль айларында җыялар. 

    2 аш кашыгы кипкән үләнгә 200 мл кайнап суынган су салып, 15 минут «су мунчасын»да төнәтәләр, суытып сөзгәннән соң, ашар алдыннан көнгә 2-3 тапкыр берәр аш кашыгы эчәләр.   

    Фото: /pixabay.com

    Чыганак:  http://syuyumbike.ru/news/zdorovie/tabigat-dvalyy

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: