Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Кирәкле кызыклар сандыгы

Табиб йөргәндә киемгә пычрак чәчрәүнең сәбәбен аңлатты

Табан – организмның икенче йөрәге, ди белгечләр. Ни гаҗәп, организмыбызның саулыгы турыдан-туры шуңа бәйле икән. Травматолог-ортопед Евгений Бикташев кемнеңдер яңгырлы көндә пөхтә, ә кемнеңдер бик тырышса да пычранып йөрүенең сәбәбен әйтте.

Табанның кеше организмында тоткан урыны әйтеп бетергесез. Терәк-хәрәкәт аппараты нәкъ менә шуннан башлана. Табанның формасы бозылмаган булса, ул яхшы хәрәкәтләнсә, калган барлык органнар да көйле эшләячәк. Хәрәкәтләнгәндә табанга басым тигез төшәргә тиеш. Табан белән бәйле хилафлыклар күзәтелгәндә, кешенең умыртка баганасы кәкрәя (сколиоз), тез, оча һәм бот буыннары туза. Йөргәндә киемгә пычрак чәчрәү дә табандагы хилафлыкларга  бәйле. Бу бер аякка нагрузка икенчесенә караганда күбрәк булу белән аңлатыла ди белгеч.

Фото: pixabay.com

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев