Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Табиб өлкән яшьтәгеләр өчен иң файдалы өч тәмләткечне атады

Табиб-диетолог Анжелика Дюваль өлкән яшьтәге кешеләр өчен иң файдалы өч тәмләткечне атады.

Диетолог сөйләгәнчә, өлкән яшьтәге кешеләр өчен дәфнә яфрагы аеруча файдалы, чөнки ул буыннарда җыелган тозларны чистартырга ярдәм итә. Аның сүзләренчә, дәфнә яфрагы төнәтмәсен ярты елга бер тапкыр курс белән кулланалар.

Диетолог аңлатканча, буыннардагы тозлар акрынлап аларны җимерә, кешенең хәрәкәтен чикли һәм амплитуданы киметә. Рациондагы дәфнә буыннарны чистартырга ярдәм итәчәк.

Моннан тыш, диетолог сүзләренчә, тагын бер файдалы тәмләткеч – имбир, чөнки ул ашказаны сутын чыгаруны стимуллаштыра торган матдәләрне үз эченә ала. Моннан тыш, алар ашкайнатуны яхшырта, бу өлкән яшьтәгеләр өчен аеруча мөһим.

Тагын бер файдалы продукт – куркума. Бу тәмләткеч ялкынсынуны төшерә. Табиб аны ашарга әзерләгәндә кара борыч белән бергә кулланырга киңәш итә. Ул чагында ул яхшырак үзләштереләчәк.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев