Сырны дөрес саклагыз
Сырны төрелгән килеш сакламагыз.
Сатып алуга капкачлы махсус савытка урнаштырыгыз. Сыр кипмәсен өчен янына берничә кисәк шикәр салырга була. Мондый очракта ул атна дәвамында яхшы сакланачак.
Әгәр сыр шулай да кипкән икән, зыян юк. Аны сөткә салып бераз тотсаң, ул йомшарыр. Кипкән сырны угычтан усагыз һәм яшел тәмләткечләр белән кушып, кайнар ризыклар өстенә сипсәгез дә була.
Чыганак
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев