Сырганак яфрагының файдасы
Сырганак яфрагын киптереп, гипертониядән интеккәндә, гиповитаминоз булганда, эч киткәндә, салкын тигәндә чәй ясап эчәләр. Ә киптермичә петрушка яисә укроп урынына кулланырга мөмкин.
Буыннар авыртканда 1 аш кашыгы вакланган сырганак яфрагын бер стакан суга салып,10 минут кайнатырга һәм көнгә ике тапкыр 0,5 стакан эчәргә кирәк.
Гиповитаминоз булганда, 5 гр киптерелгән сырганак яфрагын 1 стакан кайнар су белән төнәтеп эчәләр.
Ашкайнату системасы дөрес эшләмәгәндә дә сырганакның яфраклары һәм ботакларыннан төнәтмә ярдәм итә.
Тән тиресе белән проблемалар булса, шулай ук сырганакның яфрагы һәм ботакларыннан ванна ясап керегез.
Сүз уңаеннан, сырганак яфракларында һәм җимешләрендә кумарин дигән матдә бар. Ул тамырларда тромблар барлыкка килүгә каршы көрәшә.
Салкын тигәндә, бер төрле күләмдә сырганак яфрагы, ромашка чәчәге һәм сары мәтрүшкә төнәтеп эчәргә мөмкин.
Бу үсемлек яфракларыннан чәйне стоматит булганда да куллана аласыз.
Холестерин югары булса, симерүдән интексәгез дә сырганак яфрагыннан чәй ярдәм итәчәк.
Алдан табиб белән киңәшләшү сорала.
Фото: freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев