Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Суган саргайса, нишләргә?

Май башында утырткан суганнарыбызның әле тагын бер айлап үсәсе бар. Кайчагында аның кыяклары саргаеп, бакчачыларны хафага сала. Суган саргаюның сәбәпләре күп булырга мөмкин.

Төп сәбәбе – туклыклы матдәләр җитешмәү һәм корткыч бөҗәкләр зыян салу. Без тәкъдим иткән киңәшләр бер яктан ашлама, икенче яктан бөҗәкләргә каршы чара буларак та кулланыла ала. 
Үзегез өчен җайлырагын кулланып карый аласыз. Бер мөһим искәрмә: боларның барысын да юеш туфракка гына һәм кичке якта гына сибәргә кирәк. Югыйсә суганның кыягын яндыруы бар. 

200 г тәмәке тузанына 2 литр кайнар су коеп, 2-3 көн төнәтергә. Сибәр алдыннан 10 литрга җиткәнче су өстәп, 1 аш кашыгы сыек сабын, 1 аш кашыгы төелгән кара борыч кушарга.

5 литр суга 0,5 кг аш содасы, 1 чәй кашыгы йод, куе кызыл төскә керерлек күләмдә марганцовка салып болгатырга һәм шуның 1 литрын 10 литр суга кушып сыеклап сибәргә.

100 г солярка яки керосинны, 1 стакан утын көлен 10 литр суга салып, суганнарның төбенә генә сибеп чыгарга, кыягына тидермәскә. 

1 чиләк суга 3 аш кашыгы нашатырь спирты салып, кичке якта суганнарның төбенә генә сибеп чыгарга кирәк.

10 литр суга 2 аш кашыгы нашатырь спирты, 100-200 г тоз кушып сибәргә.   
 
Чыганак: http://syuyumbike.ru/news/bakcha/sugan-sargaysa

Фото: https://photo.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев