Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Суган кабыгы турында....

Суган кабыгында микроэлементлар суганның үзендәгедән дә күбрәк икәнен белә идегезме? Ә без суганны әрчеп, ул кабыкларны ташларга ашыгабыз...

Салкын тигәндә дә, тамак авыртканда да, эч катканда да суган кабыгы төнәтмәсе эчәргә кушалар. Грипп, башка вирусларга каршы торучанлыгы, теш һәм уртларны ныгыту үзлеге, гөмбә авыруларын дәвалый алуы, сөял, кавык, фурункула, дерматит кебек тире авыруларыннан котылырга булышуы аны чып-чын табигый табиб итә. Алай гынамы? Башлы суган кабыгы бронхит һәм бронхиаль астманы дәвалаганда, күрем циклын нормальләштергәндә, организмны токсин, шлаклардан чистартканда, иммунитетны ныгытканда, аллергиядән интеккәндә – алыштыргысыз дару ролен үти. Ни өченме? Чөнки аның составында витаминнар бик күп.

 Е витамины – көчле антиоксидант, картаю прцессын акрынайта, организмда холестерин туплануны кисәтә, яман шеш, биабет, йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы әйбәт чара. Ул шулай ук А витамины эшчәнлеген активлаштыра.

С витамины (аскорбин кислотасы) – авитаминоздан, салкын тиюләрдән саклый, сөякләрне ныгыта. Иммун системага уңай тәэсир итә, организмда антитәнчекләр эшләнеп чыгуын көчәйтә.

РР витамины (никотин кислотасы) – ашкайнату системасын җайлый, углеводлар алмашын, эчәкләр эшчәнлеген яхшырта, кан тамыры авыруларына әйбәт шифа.

В витамины – акыл һәм нерв эшчәнлеге өчен җаваплы. Авырып ятканнан соң организмның тернәкләнүен тәэмин итә. Чәч, тырнакларны ныгыта. Бавыр эшчәнлеген яхшырта.

Суган кабыгы авыртуларны җиңеләйтү үзлегенә ия. Тромблар барлыкка килүдән саклый, инфаркт, инсультларны булдырмый калырга булыша, авыз куышлыгындагы ялкынсынуларны бетерә, ревматоид артриты, артрит, артроз кебек авырулар вакытында да суган кабыгы төнәтмәсе бик булыша. Кан әйләнешен, йөрәк мускуллары тонусын яхшырта. Тиредәге яра, җәрәхәтләрне төзәтә, пешкән, туңган тән тиресен яңарту процессын тизләтә. Суган кабыгындагы кверцетин яман шеш күзәнәкләренә артырга ирек бирми.


Фото: /pixabay.com/

Чыганак:  http://syuyumbike.ru/news/belms-bel/sugan-kabygy-gyna-dimgez

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев