Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Спиртлы эчемлекләрнең кайсысы иң зыянлы?

Табиб сыраны тыярга кирәк дигән фикер әйтте.

Табиб-психиатр, нарколог, медицина фәннәре кандидаты Даниил Покровский сәламәтлеккә зыяны күп һәм аз булган алкогольле эчемлек турында сөйләде. Белгеч сыраны тыярга кирәк дигән фикер әйтте. Ул аны сәламәтлек өчен иң зыянлы эчемлек дип атады.

«Сырадагы иң зыянсыз ингредиент - алкоголь. Ә күбек, төс һәм тәм бирә торган өлешләре кеше сәламәтлеге өчен бик нык куркыныч. Аларда кобальт металлы да бар», — дип сөйләде Покровский.

Ул бу матдәләрнең кардиотоксик булуын аңлатты. Ә аның рөхсәт ителгән көнлек нормасы 375 мл сырада була. Һәм бу күрсәткеч эчемлекнең бәясенә бәйле түгел диде белгеч.

«Сыра һәм сыра эчемлекләрендәге металлар кардиопатиягә, йөрәк симерүгә китерә. Һәм әлеге патологияләр еш кына үлем китереп чыгара», — дип кисәтте табиб.

Ул урта гасыр рәссамнарының эшләрен үрнәк итеп китерде. Алар кобальттан эшләнгән буяулар кулланган һәм бу металлның токсик булуы аркасында картайганчы яши алмаганнар. Сыра яратучылар да кобальт белән агуланырга мөмкин дип аңлатты нарколог.

Ә иң зыянсыз алкоголь эчемлек дип табиб коры кызыл шәрабны атады. Аның сүзләренчә, ул витаминнарга, микроэлементларга һәм антиоксидантларга бай.

Фото: /pixabay.com/

Чыганак:  https://intertat.tatar/news/questions_answers/12-02-2020/spirtly-echemlekl-rne-kaysysy-i-zyyanly-5720846

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев