Соя соусы белән җәйге салат
Яшелчә салатын соя соусы кушып ясап карагыз әле, бик тәмле килеп чыга.
Кирәк: 300 грамм пекин кәбестәсе яки салат, 1 помдор, 1 кыяр, петрушка, яшел суган, укроп, 2 аш кашыгы үсемлек мае, 2 аш кашыгы соя соусы, тоз-борыч – тәменчә.
Яшелчәләрне зур кисәкләргә турап, яшел тәмләткечләр кушарга, тоз-борыч, үсемлек мае, соя соусы өстәп болгатырга.
Тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев