Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Сода файдалымы?

Чәй содасы кайберәүләребезнең кухнясында түгел, ә “аптечка”сында урын алган. Интернет киңлекләрендә дә, янәсе, сару кайнаудан алып, яман шешкә кадәр, дистәләрчә чиргә каршы көрәшергә ярдәм итәрдәй “сода рецептлары” бихисап. Чынында аның файдасы бармы?

Кислотага каршы – селте

Дару рәвешендә җитештерелә торган чәй содасы натрий гидрокарбонаты дип атала. Бу эремәне бик нык агуланганда, йогышлы чирләр вакытында, шикәр чире көчәеп киткәндә һәм канда кислота күп туплану аркасында барлыкка килгән башка төрле чирләрдән интеккәндә, беләктән кан тамырларына салалар. Әле кайчан гына соданы сары кайнаудан – порошок, шулай ук су, һава транспортында күңел болганудан шәм рәвешендә дә саталар иде.

Порошок-шәмнәр инде күптән сатудан юкка чыкты. Әмма безгә гадәти чәй содасын файдалануны бер­кем дә тыймый. Ә ул, чыннан да, кайбер чирдән  котылырга ярдәм итә. Мәсәлән, сода, сулыш юлларын йомшартып, йөткерүне бетерә. Мондый очракта содалы җылы су сулау (ингаляция ясау) кирәк. Аны тагын җылы сөт белән (бер стакан сөткә ярты чәй кашыгы) эчәргә була. Сүз уңаеннан, соданың термопсис һәм терпинкод кебек ютәл дарулары составына керүен дә билгеләп үтәргә кирәк. Бу дарулар заманча препаратларга караганда күпкә очсыз, әмма нәтиҗәсе ягыннан алардан калышмый. Салкын тигәндә, авыз эче бозылганда тамакны сода эремәсе белән чайкау да ярдәм итә.

Соданы сару кайнаганда бигрәк тә еш кулланабыз. Хәтта химия фәнен аннан-моннан гына белүчеләребез дә соданың сару кайнатуны китереп чыгарган кислотага “аяк чалучы” селте икәнлеген чамалый. Чыннан да, ул ашказаны-эчәкләрдә кислотага бәйле чирне тиз бетерә. Тик, чамасын белми кулланганда, зыяны да юк түгел. Сода кислота белән реакциягә кергәндә, күп күләмдә углекислый газ бүленеп чыга һәм ашказаны сузыла (кикертү – шуның ачык мисалы). Бу исә тагын кислота бүленүгә китерә. Сода кыска гына вакыт эчендә тәэсир иткәнлектән, аны еш кулланырга туры килә. Нәтиҗәдә кан “селтеләнергә” мөмкин. Шуңа күрә сару кайнауны еш түгел, бәлки әллә нигә бер генә сода белән бетерү киңәш ителә. Бу максатта иң яхшысы – сөт куллану.

 

Киләчәге бар

Интернет киңлекләрендә, чәй содасының бактерияләрне үтерү сәләте яман шештән дәвалануда кулланыла, дип язылганнарга гына ышана күрмәгез. Чөнки бактерияләрнең дә, гөмбәчекләрнең дә рак белән бернинди бәйләнеше юк, ди белгечләр. Шулай да, ни гаҗәп: медиклар соданың яман шешне дәвалаудагы ролен бик җитди өйрәнә. Ник дигәндә, ул яман шеш күзәнәкләрен даруларга бирешүчәнрәк итә икән. АКШта бу юнәлештә зур тикшеренүләр алып барыла. Әмма тормыш тәҗрибәсеннән күренгәнчә, арзан дарулар (сода нигезендә ясауны күздә тоткан ракка каршы дару – нәкъ шундыйлардан) үзләренә юлны авыр яра. Фирмаларга дәвалану курсы дистәләрчә, йөзләрчә мең доллар торган препаратларга этәргеч бирү отышлырак. Шулай да содалы даруның киләчәге бар.

Фото: pixabay.com

Чыганак: Ватаным  Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев