Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Кирәкле кызыклар сандыгы

СНИЛС югалса нишләргә?

СНИЛСны Россия пенсия фондының теләсә кайсы территориаль бүлегендә яисә Күпфункцияле үзәктә алып була.

Бу хакта Казанның Совет районы Россия пенсия фонды идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Пенсия иминияте “яшел карточка”сыннан башка рәсми рәвештә эшкә урнашып булмый, шулай ук Интернет аша дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр алу мөмкинлеге дә юк.

“СНИЛС дубликатын Россия пенсия фонды рәсми сайтында „Гражданинның шәхси кабинеты” аша заказ биреп яисә PDF форматында бастырып алырга була.

СНИЛСны гражданин теркәлгән урында гына түгел, Россия пенсия фондының теләсә кайсы территориаль бүлегендә яисә Күпфункцияле үзәктә алып була. Бары паспорт белән килеп гариза язарга кирәк”, – дип аңлаттылар ведомствода. Аннан соң СНИЛС әзер булу турында хәбәр генә көтәсе кала. СНИЛСны гариза биргән урыннан аласы була.

Ведомство белгечләре Россия пенсия фондындагы барлык төп хезмәтләрне электрон формада iOS и Android платформасындагы түләүсез мобиль кушымта аша алып булганлыгын искәртте.

Егор Никитин

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/02/176261/

Фото https://pixabay.com

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев