Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Смартфон сыйфатсыз булып чыкса, нишләргә?

Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына гражданнардан кәрәзле телефоннар, смартфоннар һәм смарт-җайланмалар белән бәйле шикаятьләр еш керә. Шул уңайдан кайбер киңәшләр тәкъдим итәбез. Смарт-җайланманың сыйфатсыз булуы ачыкланса, нәрсә эшләргә соң?

Товарның кимчелеге ачыкланганда (алар турында сатучы алдан әйтмәгән очракта), кулланучы түбәндәгеләрне эшләргә хокуклы:

  • шул ук маркадагы товарга алыштырырга;
  • башка маркадагы шундый ук товарга алыштыруны (бәясен кабаттан исәпләп) таләп итәргә;
  • сатып алу бәясен киметергә;
  • товарның кимчелеген бушлай төзәтүне яки аны төзәтү чыгымнарын түләүне таләп итәргә;
  • сату-алу килешүен үтәүдән баш тартып, акчаны кире кайтаруны таләп итәргә. Кулланучы сатучы таләбе буенча һәм аның исәбенә сыйфатсыз товарны кире кайтарырга тиеш.

Шул ук вакытта кулланучы сыйфатсыз товар сатып алу нәтиҗәсендә китерелгән чыгымнарны тулысынча түләүләрен дә таләп итә ала.

 Игътибар: смарт-җайланманың сыйфатсыз булуы аны сатып алганнан соң 15 көн эчендә ачыкланса, аны сыйфатлы товарга алыштыру яки акчасын кайтару турындагы таләбегез законлы була.

Смарт-җайланманы сатып алуга ук аннан актив рәвештә куллану, барлык функцияләрен тикшереп карау киңәш ителә. Бу очракта аппаратта булган кимчелекләрне вакытында ачыклау мөмкинлеге бар.

Сатып алганнан соң 15 көн вакыт узган булса, сыйфатсыз товарның сатып алу бәясен киметүгә, аны бушлай төзәттерүгә яки аны төзәтү чыгымнарын үзгәртүгә генә ирешә аласыз.

Шулай да түбәндәге очракларда сатып алганнан соң 15 көн вакыт узса да сыйфатсыз смарт-җайланманы алыштыра аласыз:

  • шактый зур кимчелеге ачыкланганда;
  • товарның җитешсезлеген бетерүгә закон нигезендә куелган срок үтәлмәгәндә;
  • товарның кимчелекләрен берничә тапкыр төзәтеп тә, товарны һәр гарантия елында утыз көннән артык кулланып булмаганда.

Законда кулланучы үзенең таләпләрен язмача формада белдерүе каралмаса да, сыйфатсыз товарны алыштыру, кире кайтару, төзәтү турындагы таләпләрне язмача формада рәсмиләштерү зарур. Шикаятьне ике данәдә язу, берсенә аны кабул итүләре турында тамга куйдыру кирәк.

Сатучы товарда җитешсезлекләр кулланучыга бирелгәнче үк булганлыгы белән килешмәсә, ике як килешүе буенча, бәйсез экспертиза билгеләнергә мөмкин.

 

Кулланучылар хокукларын яклау белән бәйле сораулар туган очракта, түбәндәге адрес буенча Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгеченә мөрәҗәгать итәргә була: Баулы шәһәре, Горюнов урамы, 14, телефон: 5-33-16.

Фото https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев