Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Сәламәтлек өчен файдалы биш ризык

Дөрес туклану тренды, суперфудлар гадәтләнгән ризыкларны кысрыклап чыгарды. Сәламәтлеккә файдалы булган, әмма популярлыгын югалткан биш продукт турында исегезгә төшерергә телибез.

Май

Фитнес буенча Тренер Бенджамин Джонсон сәламәт туклану мәсьәләләре буенча консультация бирә. Һәм ул һәркемгә атланмай кулланырга киңәш итә. Май сәламәтлеккә һәм фигурага зыян китерми дип саный. Атланмай кандагы «начар» холестерин дәрәҗәсен арттырмый һәм йөрәк-кан тамырлары системасына зыян китерми. Өстәвенә, бу продуктта витаминнар, минераллар һәм майлы кислоталар да бар.

Ипи

Артык авырлыктан котылырга тырышучылар беренче чиратта ипи ашамый башлый. Соңгы вакытта белгечләр икмәкнең организм өчен бик файдалы булуын раслый. Бу продукт составында клейковина бар, ул яшьлекне саклый. Моннан тыш икмәктә аминокислоталар, минераллар, файдалы клетчатка һәм В төркеме витаминнары күп.

Кефир

Диетологлар әчетелгән сөт продуктларын да онытмаска киңәш итә. Тик бу төр продуктлардан еш кына табигый йогыртны сайлыйлар. Әлбәттә, йогырт бик файдалы, әмма гадәти кефир шундый ук үзлекләргә ия. Өстәвенә, арзанрак та, ди диетологлар. Кефирда кальций һәм Д витамины бар. Алар скелет һәм буыннар өчен файдалы.

Бәрәңге

Бәрәңгедә витаминнар һәм минераллар бар, алар мускул җепселләрен, йөрәк-кан тамырлары системасын һәм нервларны саклый. Тамыразыкны рационнан тулысынча төшереп калдырырга ярамый. Кыздырылган бәрәңгедән баш тарту гына файда китерәчәк. Гарнир сыйфатында кабыгы белән пешерелгән бәрәңге яки мичтә майсыз пешерелгән бәрәңге файдалы

Бавыр

Организмыгызны В төркеме витаминнары белән баетырга телисез икән, бавыр ашагыз. Бу субпродуктта В6 һәм В12 витаминнары күп. Бу элементлар метаболизмда катнаша гемоглобин өчен кирәк. 


Фото: http://pixabay.com

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/12-10-2019/s-lam-tlek-chen-faydaly-bish-rizyk-5694248

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев