Сәламәт тәндә - сәламәт акыл
Җәй искиткеч күңелле вакыт, әйтерсең лә, ул балалар саф һавада чабып уйнар өчен махсус булдырылган. Хәрәкәтле уеннарны балалар бигрәк тә ярата, чөнки бу уеннар шатлыклы хис-кичерешләрнең мөһим чыганагы.
2018 елның 20 июлендә балаларга һәм гаиләгә ярдәм күрсәтү
бүлекчәсе белгечләре «Парклар һәм скверлар» проекты кысаларында
«Сәламәт тәндә - сәламәт акыл» дип исемләнгән спорт чарасы уздырдылар. Мавыктыргыч чара Җиңү паркында социаль хезмәтләр күрсәтү бүлекчәсендә ярдәм алучылар өчен уздырылды. Әлеге чараның максатлары:
- сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;
- балаларда даими рәвештә спорт белән шөгыльләнү күнекмәләре булдыру;
- коллективизм, дуслык, иҗади фикерләү, бер-беренә ярдәм итү кебек хисләр тәрбияләү.
Чара барышында балалар түбәндәге эстафеталарда бик теләп катнаштылар: «Обручлы кичү», «Кырны әйләнү», «Дуслык», «Пингвиннар», «Спорт йөреше». Малайлар футбол һәм волейбол уйнады, ә кызлар скакалка белән сикерде, төсле меллар белән асфальтта рәсем ясады. Чара барышында балалар бик күп уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев