Хезмэткэ дан
  • Рус Тат
  • “Шәһри Казан” мәгълүматы: Ничәгә кадәр тавышланырга ярый?

    Күршеләр тавышланганда нишләргә?

    Беркөнне төне буе йоклый алмадым. Өстәге күршем хатыны белән талаштылар. Икенче көнне ял булгач иркенләп йоклармын дигән идем, янәшәдәге күршем иртән үк ремонт эшләре башлады. Борау тавышына башым ук авырта башлады. Закон нигезендә, кеше кайчан тавышланмаска тиеш? Әгәр тавышланалар икән, кая мөрәҗәгать итәргә була?

    Айзат Салихов, Казан.

    Сорауга Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Марсель ШАҺИДУЛЛИН җавап бирә:

    – 2010 елның 12 гыйнварыннан кабул ителгән «Төнлә гражданнарның тынычлыгын саклау турында»гы 3 нче номерлы закон нигезендә эш көннәрендә – 22.00дән 6.00гә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәрендә сәгать 22.00дән 9.00гә кадәр тавышланырга ярамый. Ягъни бу вакыт аралыгында тавышын каты ачып телевизор карау, радио, магнитофон тыңлау, сигнализация тавышы, музыка уен коралларында уйнау, сызгыру, җырлау, кычкыру, тынычлыкны боза торган башка гамәлләр эшләү тыела. Тәртип бозган кешеләр, Татарстанның Административ хокук бозулар турындагы кодексының 3.8нче маддәсе нигезендә, 500 сумнан 1 мең сумга кадәр штрафка тартылалар. Әгәр тынычлыкны кабат бозсалар, штраф суммасы 1,5 мең сумнан 2 мең сумга кадәр арта.

    Әгәр дә күршеләрегез еш тавышланса, беренче чиратта алар белән сөйләшеп карагыз. Еш кына кеше, әйтик, баласының сикереп уйнавы аскы каттагыларга ишетеләдер дип уйламый да. Шуңа да барысын да аңлашып сөйләшсәгез яхшырак. Әгәр дә уртак тел таба алмагансыз икән, тынлыкны бозу дәвам итсә, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә, участок полициясен чакыртыр­га була. Тавышланырга яратучы күршегезгә каршы йортта яшәүче башкалар белән бергә җыелышып гариза тапшырсагыз, тагын да нәтиҗәлерәк. Күршегезне берничек тә тыеп булмый икән, судка мөрәҗәгать итәргә була. Торак кодексының 188нче Федераль законы 35нче маддәсе буенча (2004 елның 29 декабреннән кабул ителгән), даими тавышланган кешене фатирдан чыгарып җибәрергә дә мөмкиннәр. Дөрес, бу йорт милекчеләренә кагылмый, фатирда вакытлыча яшәүчеләр турында сүз бара. Шулай да торакның хуҗасына карата да Гражданнар кодексының 293нчы маддәсе буенча чаралар күреләчәк. Суд өчен кирәкле мәгълүматларны тупларга да онытмагыз. Участковыйга мөрәҗәгать иткән булсагыз күршегезнең, полициянең язмача аңлатмаларын саклагыз. Тавышны аудио, видеога яздырып алыгыз. Шуны да әйтергә кирәк, әгәр дә көтелмәгән хәл килеп чыкса, янгын сүндерергә туры килгәндә, су басу очрагында, кешенең сәламәтлегенә, гомеренә куркыныч янаганда, дини тәгълиматларны үтәгәндә: намаз укыганда, азан әйткәндәге тавышлану рөхсәт ителә.

    Фото: http://spravka-new.ru

    Мәгълүмат «Шәһри Казан»нан алынды.http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/nichg-kadr-tavyshlanyrga-yaryy

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: