Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

“Шәһри Казан”: “Кешегә көн саен 300 грамм эремчек кирәк"

Эремчек – иң файдалы әче сөт ризыкларыннан берсе. Тәмле булуыннан тыш, организм өчен күп кенә файдалы дәвалау үзенчәлекләренә дә ия әле ул.

Эремчекнең уникаль үзенчәлекләре әлеге ризыкны җитештерү технологиясенә бәйле. Эремчек – аксым һәм кальций чыганагы. Галимнәр, кеше тәүлегенә 300 грамм эремчек ашарга тиешлеген раслаган. Шул ук вакытта эремчектәге аксым, балык, ит яки сөт аксымы белән чагыштырганда, күпкә яхшырак һәм җиңелрәк үзләштерелә.

Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы халык арасында сораштыру уздырган. «Эремчекне еш сатып аласызмы?» дигән сорауга респондентларның 30 проценты, әче сөт ризыгын – атна саен, 40 проценты – ике атнага бер тапкыр, 25 проценты – айга ике тапкыр, 5 проценты аена 2 тапкырдан кимрәк сатып алабыз, дип җавап биргән.

Эремчекне сатып алганда, кулланучылар беренче чиратта бәясенә, аннары сыйфатына игътибар бирә. Шулай ук майлылыгын да исәпкә алалар. Күп кеше майсызландырылган, классик эремчеккә өстенлек бирә.

«Сыйфатсыз эремчеккә юлыкканыгыз бармы?» дигән сорауга, кулланучыларның 32%ы – «Әйе» дип, 68%ы – «Юк» дип җавап биргән.

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/kesheg-kn-saen-300-gramm-eremchek-kirk

Фото https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев