Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Шеш барлыкка килмәсен өчен яшел чәй кулланырга киңәш ителә

Яшел чәйне даими рәвештә куллану һәм сөт бизендә яман шеш барлыкка килү куркынычының кимүе арасында бәйлелек булу турында мәгълүмат расланган. Кытай тикшеренүчеләре шундый нәтиҗәгә килгән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы International Journal of Food Sciences and Nutrition журналында чыккан мәкаләгә сылтама белән хәбәр итә.

Табиблар төрле үсемлек ингредиентларының онкология авырулары барлыкка килүгә йогынтысы турындагы 16 тикшеренүне өйрәнгән. Анализланган мәгълүматлардан күренгәнчә, яшел чәйне даими рәвештә һәм күп эчкән хатын-кызларда сөт бизендә яман шеш барлыкка килү ихтималы азрак.

Яшел чәй составындагы ингредиентларны өйрәнгәч, галимнәр яман шешкә барыннан да элек фитохимик эпигаллокатехин-3-галлат (ECGC) матдәсе комачаулык итүен раслаган. Полифеноллар төркеменә керүче әлеге матдә, антиоксидант үзлекләреннән тыш, яман шеш күзәнәкләренә үсү өчен кирәкле ферментларны тоткарларга да сәләтле.

Шуның белән бергә, авторлар билгеләп үткәнчә, «яшел чәйне һәртөрле бәладән коткара торган дәва яки яман шеш авыруларын дәвалауда альтернатива буларак кабул итәргә кирәкми». Беренчедән, әлегә шунысы билгеле түгел — яшел чәйнең профилактик нәтиҗәсе сөт бизендәге яман шешнең барлык төрләренә дә кагыламы әллә кайберләренә генәме. Икенчедән, аның мәни бизе, сидек куыгы яки ашказанында яман шеш барлыкка килүен кисәтә алмавы расланган.

Өстәвенә, яшел чәйнең традицион Азия ризыклары белән бергә кулланганда гына файдасы бар. Ә билгеле бер авырулар вакытында әлеге эчемлек зыян гына китерә, ди белгечләр.

Фото: /pixabay.com

Чыганак: https://tatar-today.ru/2020/02/57199/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев