Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Сез нинди пиннек белән чабынасыз?

Гадәттә, мунча керүне пиннексез күз алдына да китереп булмый. Каен пиннеге башка, юкә, артыш (можжевельник), чыршы, акчыршы (пихта), савырдан (туя) ясалган пиннекләрне дә күрергә туры килә. Аларның өстенлекләре шуннан гыйбарәт: елның һәр фасылында андыйларны табып була.

Артыш пиннеге һаваны чистарта, аны фитонцидлар белән туендыра. Артышның кечкенә чәнечкеләре тирегә массаж ясый, тән тишекләре (поры) аша организмга ылысның файдалы матдәләре үтеп керә. Артыш пиннеге бигрәк тә бил авыртканда, мускулларның артык аруыннан соң һәм тоз утырудан файдалы.

Чыршы пиннегенең салкын тиюдән, ютәлдән, тире авыруларын дәвалаганда файдасы зур. Андый пиннек белән тәнне массажлау күзәнәкләрне кан белән тәэмин итүдә, тире тукымасы җилсенүдән (целлюлиттан) котылуда мөһим роль уйный. Чыршы ылыслары каты булганга күрә, аны кайнар суда 30-40 минут пешерергә кирәк.

Акчыршыда (пихта) гади чыршыга караганда эфир майлары күбрәк. Акчыршы пиннеге бигрәк тә сулыш юллары авыруларыннан ярдәм итә.

Савырдан (туя) ясалган пиннек «хатын-кызларныкы» дияргә дә була, чөнки ул бик йомшак. Бигрәк тә майлы тирегә яхшы тәэсир итә. Ботакның хуш исе нерв системасын тынычландыра һәм арыганлыктан котылырга ярдәм итә.

Фото: татар-информ

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев