Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Ә сез беләсезме?

Помидорны кайнар су белән пешекләгәннән соң салкын суга салып алсагыз, кабыгы җиңел кубар.

* Балыкны үсемлек маенда кыздырырга һәм әзер булгач, өстенә эретелгән атланмай сибәргә кирәк. Болай пешерелгән балык аеруча тәмле була.

* Атланмай кыздырганда көймәсен өчен, аны үсемлек мае белән майланган табага салыгыз.

* Иң сәламәт йокы аркага ятканда була. Болай муен һәм арка сызламый, җыерчыклар чыкмый. Янга борылып ятканда кеше гырламый. Табиблар күзлегеннән иң зыянлысы – корсакка яту. Бу умыртка кәкрәюгә, җилкә, арка сызлауга китерә, болай буыннар да ял итми.

* Манный ярмасын кайнар сөткә салкын суда җебетеп салсагыз, ботканың төерләре булмас.

* Дөгегә пешкәндә шикәр комы кушмагыз, югыйсә ул ката.

 

 

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ