Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Сентябрьдә җыела торган файдалы үләннәр һәм җимешләр

Сентябрь аенда файдалы үләннәрне җыеп калырга онытмагыз

ГӨЛҖИМЕШ
С витаминына бик бай. Салкын тигәндә, грипп, кан басымы, кан тамырлары авыруларыннан бик файдалы. Кипкән гөлҗимештән бик тәмле һәм хуш исле чәй ясап була.


МИЛӘШ
Иммунитетны ныгыта. Миләштә А витамины бик күп. Күз күреме өчен аеруча яхшы. Миләштә нерв системасын ныгытырга ярдәм итүче, стресслардан саклаучы, йокыны яхшыртучы В төркеме витаминнары бар. Миләш канның оючанлыгын яхшырта.


НАРАТ ҖИЛӘГЕ ЯФРАГЫ

Антисептик һәм бактерияләргә каршы тору үзенчәлегенә ия. Организмны ныгыту өчен салкын тигәндә эчәләр. Нарат җиләге яфрагының чәе картаю процессын тоткарлый, хатын-кызларга гормоннарны җайларга булыша.


БӨТНЕК
Бөтнек чәе нерв системасын җайга сала, хәтерне яхшырта, игътибарны тупларга ярдәм итә. Кипкән бөтнекне кечкенә савытка салып, хуш ис тарату өчен аш бүлмәсендә дә сакларга була. Бөтнекне чәйгә генә түгел, камыр ашларына һәм смузиларга да кушалар.


ӘРЕКМӘН ТАМЫРЫ

Әрекмәннең яшь тамырын казып алалар һәм юалар. Әлеге үсемлек тамырында протеиннар, эфир майлары, B, C, E, A, P витаминнары, дуплау матдәләре, минераль тозлар, органик кислоталар бар. Аны матдәләр алмашы бозылганда, бөергә таш утырганда файдаланалар. 

Фото:  pixabay.com

Чыганак: http://www.syuyumbike.ru/news/belms-bel/sentyabrd-yela-torgan-faydaly-lnnr-m-imeshlr

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев