“Сөембикә”дән “Крит” салаты
Кирәк: 3 болгар борычы; 1 аш кашыгы каперслар; 200 граммлы бер савыт төшсез кара зәйтүн җимеше; 200 грамм “Российский” сыры; 200 граммлы бер савыт майлы какланган помидорлар (“вяленые помидоры в масле”).
Эш барышы:
Помидордан кала барысын да вак шакмаклап, ә помидорны нечкә генә итеп саламлап турыйбыз.
Зәйтүн җимешләре эре булса, аларны өчкә бүләргә кирәк.
Салатка помидордан калган майны кушып болгатабыз. Витаминнарга бай әчкелтем-татлы салатыбыз әзер.
Ситора Исмаилова
http://syuyumbike.ru/hatyn-kyz-galeme/ash-su/salat?id=404#step0
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев